news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә үзсалым акчасына яңа һәйкәл куелды

Чирмешәндә Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә үзсалым акчасына яңа һәйкәл куелды
Кадыйр Гомәров

Чирмешән районының Иске Сережкино авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә яңа һәйкәл куелды. Үзара киңәшеп, изге эшкә үзсалым акчаларын кулланырга булганнар. Бу турыда «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«120 мең сум акча туплап, аңа бергә дүрт нисбәтендә, республикадан 480 мең сум өстәделәр», - ди һәйкәл төзү инициаторы, авыл патриоты, Иске Сережкино авылы турында берничә китап авторы Евгений Илюхин. Хәтта читтә яшәүчеләр дә өлешсез калмады. Мондый эшкә акча кызганыч түгел. Үзсалым системасы авылдагы мөһим мәсьәләләрне чишү өчен бик яхшы программа».

Тирә-юньне төзекләндерүгә әле тагын 114 мең сум җыйганнар. Изге эшкә аеруча зур өлеш кертүчеләр хакында һәйкәлне ачу тантанасында рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр.

«Бу һәйкәл киләчәк буынга халыктан иң кыйммәтле – Ватаныбыз кушканны хәтта үз тормышы хакына намуслы һәм лаеклы үтәгән якташларыбыз турында батырлык хәтерен тапшырырга ярдәм итәр дип ышанам. Тыныч тормышта исән-сау яшик», - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфат Шәйдуллин, искесережкинолылар башкарган изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдереп.

Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов та яңа һәйкәл төзү өчен көч куйганнарга, бердәм, тырыш Иске Сережкино халкына, ркспублика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт җиткереп, бу авылда медпунктлы, мәдәният йортлы күпфункцияле яңа үзәк, кибет ачылуын да әйтеп узды. Степная урамына таш түшәлгән, яңа су башнясы бастырылган.

Андагы мемориаль тактада 138 якташыбызның исемнәре язылган, шуларның 51се – яу кырларыннан кайтмаганнар, 72се – сугыштан кайтып вафат булучылар, 15 кеше – тылдагылар.

Тантаналы чарада Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов, республиканың «Сувар» чуваш газетасы баш редакторы Ирина Трифонова, Татарстан чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Константин Малышев, әфган сугышы ветераны Марат Яббаров та чыгыш ясады.

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100