news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән урманчылыгы Яңа ел чыршысы утларын районда беренче булып кабызды

Чирмешән урманчылыгында Яңа ел чыршысын бизәделәр. Район үзәгендәге башка оешмалар да үз территорияләрен бизи башлады: чыршылар урнаштыралар, сыннар ясыйлар, гирляндалар эләләр.

Районда быел да «Яңа елга иң яхшы бизәлгән территория һәм мәйданчык» бәйгесенә старт бирелде, ул 15 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аңа 17 декабрьдә Яшьләр мәйданчыгында Үзәк чыршыны ачу тантанасында йомгак ясалачак.

Җиңүчеләрне «Авыл җирлекләре арасында Яңа ел бәйрәменә иң яхшы бизәлгән мәйданчык»; «Район үзәгендәге оешмалар арасында Яңа ел бәйрәменә иң матур бизәлгән мәйданчык» номинацияләрендә бүләкләргә җыеналар.

Иң элек Яңа ел мәйданчыкларының оригинальлегенә, яңалыкка, ут белән бизәлешкә һәм сәнгати якын килү дәрәҗәсенә, кар сыннары, боз шәһәрчекләре булу-булмауга һәм башкаларга игътибар биреләчәк.

Җиңүчеләргә район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру каралган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100