Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында кар каплаган кырда көнбагыш суктыралар - видео
Чирмешән районының «БИО-АГРО» җәмгыятендә кар каплаган кырдан көнбагыш суктыралар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.
«Гаҗәпләнәсе юк: хәзер суктырылган көнбагышның дымлылыгы 25 процент тәшкил итә, бу оптималь. Көзен әлеге күрсәткеч нормадан артык, 29-30 процентка, ноябрьдәге бозлы яңгырлардан соң 50 процентка ук җиткән иде. Көнбагыш суктыруны язга калдырырбыз дигән идек, һава торышы шундый торгач, аны хәзер алу отышлы» - ди «БИО-АГРО»ның райондагы идарәчесе Руслан Хәлиуллин.
Шулай итеп, әлеге хуҗалыкның машина-трактор паркында кышкы саклауга куелган комбайннарын янә кузгаттылар. Беренче көннәрдә басуларда дүрт комбайн эшләде. Аларның санын бишкә җиткереп, көнбагыш суктыруны тәүлек буена көйләргә җыеналар.
«Уңышны Казанга, май сыгу заводына алып китәләр», - ди Руслан Хәлиуллин.
«БИО-АГРО» җәмгыяте көнбагышны былтыр 5 мең гектар мәйданда үстергән иде, шуның 1500 гектардан уңышын җыеп аласы калган. Комбайннар әлегә Югары Кармалка авылы ягындагы 150 гектар мәйданны узды.
Гомумән, район хуҗалыкларында көнбагыш былтыр барлыгы 10793 гектарда игелгән иде. Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсененнән алынган мәгълүматлар буенча, шуның 3639 гектары алынмыйча калган.
«Февраль аенда көнбагыш басуларын чистарту, уңышын җыеп алу максат итеп куелды. Язга калса, сабаклары егыла, сына, югалтулар күп була», – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты, агроном Рауфан Шәйхетдинов.
Марат Гомәров видеосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз