news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында авыл хуҗалыгы техникаларының кышкы саклауга куелышын тикшерделәр

Чирмешән районында авыл хуҗалыгы техникаларының кышкы саклауга куелышын тикшерделәр
Марат Гомәров

Чирмешән районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кайберләрендә техникаларын кышкы саклауга куеп, ремонтлап, механизаторлар үзләре дә ялга китте. Шул ук вакытта әле кыр эшләре бетмәгән хуҗалыклар бар. Аларда көнбагыш суктыруны төгәлләргә кирәк.

«БИО АГРО» җәмгыятенең район үзәгендәге базасында бу көннәрдә хезмәткәрләр эштән бушаган техникаларны язгы кыр кыр эшләренә әзерли. Комбайннарның, тракторларның шактые кышкы саклауга куелган. Ә менә бөртек комбайннарының берничәсенә эш булачак әле. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы хәбәр итә.

«Безнең 1200 гектар мәйданнан көнбагыш җыеп аласы калды. Бозлы яңгырлар аркасында аларның «кәрзиннәренә» дым үтте, шунлыктан әлегә суктыра алмыйбыз. Аннан, техникаларны да җимерүебез бар. Шушы көннәрдә бераз җылытса, кырга чыгып карыйбыз, эшләп булмаса - суктыру язга кала, зыян юк, алай да мөмкин», - ди БИО АГРОның райондагы идарәчесе Руслан Хәлиуллин.

Бүген әлеге хуҗалыкта тырмаларны, культиваторларны төзәтәләр. Ремонт эшләрен уңайлы урында алып бару өчен җылы бина ясыйлар. Ул күчереп йөртелә торган булачак.

Шушы көннәрдә Казан дәүләт аграр университеты белгече катнашындагы комиссия «БИО АГРО»дагы техникаларның кышка куелышына һәм техникалар ремонты барышына яхшы бәя бирде, бәйгедә бу хуҗалык икенче урын алды. Ә менә барлык ремонт эшләрен октябрь аенда ук төгәлләгән «ЧИРМЕШӘНАГРО» җәмгыяте – җиңүче.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100