news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән аграр техникумы студентлары инвалидлар оешмасына ярдәмгә килде

Чирмешән аграр техникумы студентлары инвалидлар оешмасына ярдәмгә килде
"Безнең Чирмешән"

Чирмешән районы инвалидлар оешмасы каршында «Уңайлы сквер» гранты буенча төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Аларга ярдәмгә Чирмешән аграр техникумы студентлары да килде.

Өченче курс студентлары, укытучылары белән оешма каршында туфрак таратты. Бу турыда «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Техникум җитәкчелегенә рәхмәт, гозеребезне кире какмадылар. Егетләр эшне бик тиз башкарды. Аннары биредә җиләк үсентеләре утыртырга планлаштырабыз», - диде район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова

Хәзер оешма бинасы тирәсе бәләкәй бер паркны хәтерләтә, монда ял итү өчен эскәмияләр, яктырткычлар урнаштырылган, беседка да куелган, урам китапханәсе дә бар. Шулай ук фотозона да ясыйлар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100