news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районы делегациясе мобилизацияләнгән якташларына ярдәм илтеп кайтты

Чирмешән районы делегациясе мобилизацияләнгән якташларына, урнашу урыннарына барып, гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

«Мобилизацияләнгән райондашларыбыз янына барырга җыенганыбызны ишеткәч бик күпләр ярдәм кулы сузды. Егетләргә бал, сарымсак, җылы оекбаш, дарулар тапшырдык. Шулай ук, район җитәкчесе ярдәме белән, Алабугадан ике төрле тушенка, боткалар алып бардык. Көрәкләр, ике квадрокоптер да райондашларыбызга файдалы булыр, дип уйлыйбыз», – диде районда гуманитар ярдәм җыю буенча координатор Җәүдәт Мотыйгуллин

Барлыгы 1 тонна 600 килограмм чамасы гуманитар ярдәмне Фәрхать Мортазин биргән «ГАЗель» йөк машинасында илткәннәр. Җәүдәт Мотыйгуллин, Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов һәм Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин белән барлыгы 5100 километрдан күбрәк юл үтеп, Луганск һәм Донецк якларына барганнар.

«Безнең ирләребезгә, әтиләребезгә, абый-энеләребезгә шундый ярдәм күрсәткән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алар өчен шундый терәк булуны сизү, белү бик мөһим. Егетләргә без җибәргән исемле посылкаларны, сәламнәребезне җиткерүчеләргә аеруча рәхмәтлебез», - диде мобилизацияләнгән бер якташыбызның хатыны Алина Филиппова.

Чирмешән егетләренә шулай ук Әлмәт, Нурлат, Чистай районнарыннан да ярдәм җибәрүчеләр булган. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100