Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чувашиядә татар-мөселманнар арасында мини футбол турниры узды
Бйгене Чувашия мөхтәсибәте һәм Чувашия республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырган.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Чувашиядә яшәүче татар-мөселманнары арасында мини футбол буенча республика турниры оештырылды.
22 гыйнвар көнне Комсомольск спорт комплексында узган әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы яза.
Турнирны Үзәкләштерелгән дини оешма — Чувашия мөхтәсибәте һәм Чувашия республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырган.
Ярышларның тантаналы ачылышында Чувашия мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин һәм республикадагы милли-мәдәни автономия рәисе Хәйдәр Сафиуллин чыгыш ясады.
Турнирда 11 команда катнашты. Беренче урынны Урмай авылыннан «Урмай» командасы яулады. Шыгырдан спортчылары — икенче, Комсомольск районыннан Динамо командасы өчен урында.
Җиңүчеләрне супер Кубокка финал турниры көтә. Ул Чабаксар шәһәрендә март ахырында узарга тиеш, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз