Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чуашстанда быел да Рамазан фестивале оештырылды
Чуашстанда быел да Рамазан фестивале оештырылды
(Чуашстан, 8 ноябрь, “Татар-Информ”, Ләйлә Исламова). Чуашстанда быел да Рамазан фестивале оештырылды. Рамазан аеннан соң оештырыла торган мондый чара гадәткә кереп бара инде – быел дүртенче шундый фестиваль узды. Шыгырдан авылының Мәдәният йорты шыгрым тулы иде, чөнки анда Чуашстанның тирә-яктагы барлык диярлек татар авыллары вәкилләре дә катнашты.
Залда моңлы азан яңгырый. Алып баручылар ана теле укытучысы Гөлсирин Абәйдуллова һәм аның кызы, чиратлап, чарада катнашкан барлык татар авыллары, районнарын санап үттеләр: “Без татарлар, без якташлар, Батыр татарлары, Яльчих татарлары, Тимәш татарлары, Урмай татарлары...”
Тәбрик сүзләреннән соң, җыр-биюләр бәйгесе башланды. Олуг бүләккә Озын Куак авылы кызы, Казанның Мәдәният һәм сәнгать академиясе талибәсе Гөлнур Сәйдәшева лаек булды. 1 нче урын да Озын Куак вәкиле Динара Хөснетдиновага бирелде. Ә хуҗа шыгырданлылар Диләрә Галимова һәм Алсу Хәкимовага 2 нче һәм 3 нче урыннар белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Жюри шулай ук 12 яшькә җитмәгән балалар арасында да җиңүчеләрне барлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз