Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр милли көрәш һәм татар тарихы турында киңәш-табыш итте
БТК БКның халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссия утырышы булды
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссия утырышы узды. Ул Татарстан Дәүләт Советы бинасында Башкарма комитет әгъзасы, ТР парламенты депутаты Разил Вәлиев рәислегендә үтте. Сөйләшүдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары, чит илләрдәге татар оешмалары вәкилләре, Татарстанның рәсми оешмалары хезмәткәрләре катнашты.
Комиссиягә катнашучылар өчен башта Дәүләт Советы буенча экскурсия ясалды, соңыннан көн тәртибенә куелган мәсьәләләр каралды.
Алдагы 2015 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу шигаре астында үтәчәк. Бу турыда җентекләп сөйләшенде. Россиядән читтә яшәүчеләр дә бу датаны ничек билгеләп үтәчәкләре турында сөйләделәр.
Татар диаспорасы тарихын өйрәнү зарурияте дә игътибар үзәгендә булды. Бу эш алып барыла, аны системага салу кирәклеге әйтелде. Аны чит илләрдәге милләттәшләребез Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре белән бергәләп алып барсыннар иде, дигән тәкъдим булды.
Шулай ук чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә, милли традицияләрне саклау йөзеннән, үзләрендә көрәш федерацияләрен оештырып, милли спорт төребезне популярлаштыруны максат итеп куярга тәкъдим ителде.
Чит илләрдәге милләттәшләребезнең күп кенә кызыклы иҗтимагый, мәдәни проектлары күп, шушы проектларны күмәкләшеп яклау, ярдәм итү максаты да куелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз