news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистайда 72 ветеран яңа фатирга күчте

Ветераннарга яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты

(Чистай, 19 февраль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Чистайда Бөек Ватан сугышында катнашкан 72 кеше фатирлы булды. Ветераннарга яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов сәламләү сүзендә, узган ел да сугыш ветераннары өй туйлары үткәрде, быел да бу эш дәвам итә, дип билгеләп үтте. 9 майга кадәр ветераннар яңа торакларга күчеп бетәчәк. Илдус Әхмәтҗанов ветераннарны өй туйлары белән котлады һәм нык сәламәтлек, озын гомер теләде.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын Россия Президенты гамәлгә куйды һәм ул республикада Татарстан Президенты контролендә актив гамәлгә ашырыла, дип белдерде ТР Премьер-министры.
“Хөрмәтле ветераннар! Яңа фатирларыгызның рәхәтен күрегез, озын гомерле, сәламәт булыгыз. Сезне өй туйлары белән котлыйм, сезнең тормышыгызда мондый шатлыклы вакыйгалар күп булуын телим”, - дип котлады ветераннарны Илдар Халиков.
Яңа фатир ачкычлары тапшыру тантанасыннан соң ТР Хөкүмәте башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Хафиз Вәлиуллин фатирында булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100