news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистай бермандатлы округы буенча сайлауларда “бердәмроссияле” Виктор Смыков алда бара

Ул сайлаучыларның 52 проценттан артык тавышын җыйган

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясеннән алынган башлангыч мәгълүматларга караганда, 34 нче Чистай бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда “бердәмроссияле” Виктор Смыков алда бара. Ул сайлаучыларның 52 проценттан артык тавышын җыйган.
КПРФтан кандидат Юрий Петров өчен сайлаучыларның – 37,32, ЛДПРдан кандидат Юрий Петров өчен – 4,98, Дмитрий Бердников өчен 1,36 проценты тавыш биргән.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 53,88 проценты катнашкан.
Искәртеп узабыз, сайлаулар Чистайдан ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты Александр Таркаевның үз вәкаләтләрен вакытыннан алда төгәлләвенә бәйле рәвештә үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot