(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Чирмешәндәге Геройлар Аллеясына быел кырык төп алма агачы үсентеләре утыртырга ниятлиләр. Үсентеләрне Чувашиядән алып кайтканнар.
Аларны утырту өчен чокырлар да казылган инде. Юллар кипшенгәч, алмагачлар төбенә салып калдыру өчен кара туфрак кайтарасы бар.
Район мәдәният йорты белән даруханә бинасы арасында моңа кадәр үскән карт каеннарны кисеп алдылар. Шулай итеп, каенлыкта алма бакчасы булырга тиеш.
Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты каршында булачак паркта да алмагачлар утыртыла, дип белдерә “Безнең Чирмешән” басмасы.