^Чехиядән Бөек Ватан сугыш музее өчен җиһаз кайтарылган
^Чехиядән Бөек Ватан сугыш музее өчен җиһаз кайтарылган
(Казан, 30 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Казан Кремленең элеккеге Юнкерлар училищесы бинасында ачылачак Бөек Ватан сугыш музее өчен Казанга Чехиядән җиһаз кайтарылган. 19 тонналы йөк автотранспорт белән кайтарылган. Җиһаз белән бергә җитештерүче фирма белгечләре дә килгән, алар 10 апрельгә кадәр аны җыячак. Аннары Казан белгечләре 6 майга тулысынча әзер булырга тиешле экспозицияләрне урнаштырырга керешәчәк.