Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чечня тимер юлы кышка әзер
Чечня тимер юлы кышка әзер
(Грозный, 9 ноябрь, «Грозный-информ» махсус «Татар-информ» өчен Санет Магадаева). Төньяк Кавказ тимер юлының Грозный бүлеге җитәкчелеге тарафыннан хуҗалыкларда квартал тикшерүе үткәрелгән. Кади-Юрт станциясеннән Ищерская станциясенә кадәр, Грозныйдан Гудермеска һәм Червленно-Узловой Дагестан чиге буенча Кизлярга кадәр юлның гомуми озынлыгы 455 километр тәшкил итә.
Махсус оештырылган комиссия тарафыннан йөк вагоннары ремонты буенча локомотив депоның, шулай ук юл хуҗалыгы, йөртү хуҗалыгы, сигнализация һәм элемтә, энергия белән тәэмин итү станциясе, пассажирларга хезмәт күрсәтү дирекциясе, йөк хуҗалыгы, гражданнар корылмаларының дистанциясе әзерлеге тикшерелгән. Хуҗалыкларның эшләре канәгатьләнерлек дип бәяләнгән.
Тимер юл бүлегенең локомотив хуҗалыгында бүген 26 техника бар. Бөтен локомотивлар да эшкә яраклы, ә бары тик дүртесе генә – план буенча ремонтта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз