news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының Хәләл үзәгендә ислам китаплары күргәзмәсе оештырыла

Китап авторлары белән очрашу, мастер-класслар уздыру күздә тотыла

 (Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). 27-29 ноябрьдә Чаллы каласында “Хәләл-Үзәк”тә ислам китаплары күргәзмәсе үтәчәк. Ул 27сендә сәгать иртәнге 10да Коръән сүрәләре укып ачылачак, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Мондый чара шәһәрдә беренче мәртәбә оештырыла. Аның барышында дини юнәлештә эшли торган нәшриятлар эшчәнлеге, алар чыгарган продукция белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Шулай ук укучылар китап авторлары белән очраша ала. Мастер-класслар уздыру, бүләкләр бирү дә каралган.
“Хәләл-Үзәк” Чаллыда узган елның декабреннән башлап эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100