news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчете төзелешенә бер елда 55 миллионнан артык акча җыелган

Узган ел төзелеш мәйданында 526 квадрат метрда бетон җәелгән, 24,6 тонна төзелеш арматурасы кулланылган, 1,8 мең кубометр кирпеч өелгән. Төзелеш материалларының күп өлеше бушлай бирелгән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 ел өчен Чаллы шәһәрендә «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 55,8 миллион акча җыелган. Аларның 48,6 миллионы финанс ярдәме фондына акча күчерү юлы белән кергән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Узган ел 2020 елгыга караганда акча күбрәк җыелган. Бу чорда төзелә торган мәчет хисабына 38 миллион акча кергән. 2021 елның иң зур хәйриячеләре «Хаят Кимья» һәм «Кастамону» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентлары булган. Алар икесе дә 7,5 миллион сум акча биргән. «Сетевая компания» акционерлар җәмгыятенеке бераз гына кимрәк – 5 миллион 155 мең сум. Минтимер Шәймиевнең «Яңарыш» фонды 5 миллион сум белән ярдәм иткән.

Узган ел төзелеш мәйданында 526 квадрат метрда бетон җәелгән, 24,6 тонна төзелеш арматурасы кулланылган, 1,8 мең кубометр кирпеч өелгән. Төзелеш материалларының күп өлеше бушлай бирелгән.

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Чаллыдагы проектның 6,6 мең квадрат метрдан артыграк мәйдандагы биналар комплексы булуы турында язган иде. Үзәктә гөмбәзле биш катлы төп бина булачак, гөмбәзенең диаметры 19 метрны тәшкил итәчәк. Бинаның ян-ягында, лифт шахталары өстендә, кечкенә гөмбәзләр урын алачак. Аңа колоннадалы ике флигель тоташачак. Биредә 9 метр диаметрлы берәр гөмбәз куелачак. Мәчетнең дүрт манарасы була: ике кечкенә манара арткы фасад ягыннан, ике биеге флигельләрнең ян-ягында. Ике озын манараның биеклеге 76 метр. Чагыштыру өчен: «Кол Шәриф» мәчетенең манаралары 58 метр биеклектә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100