Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яшәүчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар
Бүләкләрне Наил Мәһдиев тапшырды
(Чаллы, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек өлеш керткән чаллылыларны бүләкләделәр. Чаллыда яшәүчеләргә, тантаналы рәвештә, Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.
Автошәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп, җитештерү, төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында, аларның тырышып хезмәт куюлары нәтиҗәсендә, шәһәрнең уңай имиджы туа, дип ассызыклады.
“Бүген Чаллы - республиканың уңышлы үсеш алучы шәһәрләренең берсе. Безнең киләчәккә планнар зурдан. Уңышлы планнарны да ныклы нигездә генә төзергә була. Чаллыда андый нигезнең шәһәр һәм”КАМАЗ” төзелеше вакытына бирле өлкән буын тарафыннан салынуы бик күңелле. Шуңа күрә мин Чаллыда яшәүчеләрнең тырыш һәм профессиональ булулары, билгеләнгән планнарны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәгенә ышанам”, - диде ул.
Аерым алганда, Башкарма комитет җитәкчесе 13 кешегә дәүләт бүләге тапшырды, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз