news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда янгыннар саны кимегән

Узган елның беренче алты ае белән чагыштырмача һәлакәтләр саны 1,8 процентка азрак теркәлгән

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Янгын барышында һәлак булучылар саны агымдагы елда 4 тапкырга кимегән, дип хәбәр итә Чаллы шәһәренең рәсми порталы мәгълүмат бүлеге. Һәлакәтләр китереп чыгарган югалтулар дәрәҗәсе дә кимүгә таба бара, гомуми алганда, узган елдан 12,2 процентка кимрәк.
Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Сергей Субботин сүзләренә караганда, янгынга китергән сәбәпләр арасында иң беренче урынны ут белән сак кыланмау алып тора. 33 янгын очрагы (28,7 процент) нәкъ шул рәвешле барлыкка килгән. Махсус ут төртү аркасында 21 янгын (18,3 процент) очрагы барлыкка килгән. Электр җайланмаларыннан файдаланган очракта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында 35 янгын очрагы барлыкка килгән.
Тулаем алганда, ут белән саксыз кылану очраклары 41,1 процентка чаклы кимегән. Ә менә махсус рәвештә ут төртү очраклары, киресенчә, 10,5 процентка арткан.
Чаллыда булган янгыннарның күбесе быел шәхси секторга туры килә. Анда 75 янгын очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч барлык янгыннарның 65,2 процентын тәшкил итә.
Янгын куркынычсызлыгы буенча ачыкланган җитешсезлекләр һәм кагыйдә бозу очраклары буенча барлыгы 1438 административ беркетмә тезелгән, алар буенча вазыйфаи затларга 2 миллион 837 мең сум күләмендә штраф салынган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100