Чаллыда уен автоматлары салоны җитәкчесе 665 мең сум акча үзләштергән
Чаллыда уен автоматлары салоны җитәкчесе 665 мең сум акча үзләштергән
(Казан, 3 октябрь,«Татар–информ», Наталья Рыбакова). Чаллының бер уен автоматлары салоны директоры 665 меңнән артык акча үзләштергән. Әлеге факт ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары барышында ачылган.
Җинаять Чаллының Комсомол районында теркәлгән. 28 яшьлек ир–атның 2004 елның 30 ноябреннән 30 июненә кадәр уен автоматлары эшчәнлегеннән алынган акчаны табышка кертмәгәнлеге ачыкланган. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.