Чаллыда ташламаларны акчага алыштыру һәм субсидияләр түләү контрольгә алынган
Чаллыда ташламаларны акчага алыштыру һәм субсидияләр түләү контрольгә алынган
(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Чаллыда администрация башлыгы Илдар Халиков җитәкчелегендә халыкны адреслы социаль яклау буенча шәһәр комиссиясе төзелгән, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең матбугат үзәге. Комиссия составына башлык урынбасарлары Фәнис Низаметдинов, Азат Фәтхетдинов һәм шәһәрнең җиде префекты кергән. Хәзер Чаллыда һәр көн комиссиянең эшлекле "биш минутыннан" башланып, киңәшмә белән тәмамланачак. Комиссия оештыруга ташламаларны акчага алмаштыру һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча субсидияләр түләү белән бәйле координацион эшләр башкару зарурлыгы сәбәп булган.
Мондый комиссияләр халык арасында аңлату эшләрен көчәйтү өчен шәһәр каршындагы барлык префектураларда да оештырылган. Комиссияләргә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иткән һәр кешегә аерым аңлатырга карар бирелгән. Һәрбер торак-куллану кооперативы һәм халык кабул итү пунктларында субсидияләрне исәпләү мисаллары белән мәгълүмат стендлары урнаштыруны дәвам итәләр. Шәһәрдә предприятие һәм оешмаларда шәһәрлеләрнең түләүләрен хезмәт хакыннан тотып калу ярдәмендә башкару мөмкинлеге бар. Моның өчен директор исеменә гариза язарга кирәк. Гаризаларның формасы әзерләнгән.