news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда төрек телле халыкларның балалар һәм яшүсмерләр иҗаты Халыкара фестивале узды
Шәһәрдә мондый фестиваль-конкурс быел дүртенче тапкыр оештырылды
Скопировать ссылку
(Чаллы, 18 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллыда инде дүртенче ел рәттән төрек телле халыкларның балалар һәм яшүсмерләр иҗатына багышланган Халыкара фестиваль-конкурс уздырылды. Яшь талантларның милли киемнәрдән киенеп зур концерт мәйданында чыгыш ясавы театральләштерелгән тамашаның кульминациясенә әверелде.
“Челнинские известия” газетасы язганнарга караганда, әлеге фестиваль-конкурсның төп максаты милли сәнгатьне пропагандалауга гына кайтып калмый. Биредә яшүсмерләр иҗади аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга да өйрәнә. Быелгы чарага Россиянең халык артисты Лима Кустабаева килгән иде. Ул жюри әгъзаларына рәислек итте. Конкурс барышында катнашучылар милли иҗат һәм сәнгать үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Талантлы җырчылар һәм биючеләр арасыннан иң әйбәтен сайлап алуы бер дә җиңел булмады жюри әгъзаларына.
- Популярлаша башлаган фестивальне үткәрергә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Чаллы шәһәренең башкарма комитеты ярдәм итте,- ди аның төп оештыручысы һәм Балалар хореография мәктәбе директоры Лилия Нурмөхәммәтова. - Ел саен без Министрлыкның грантына лаек булабыз. Монысы да аның зур әһәмияткә ия.
Быелгы конкурста 57 иҗат төркеме, Якутия, Казахстан, Латвия, Молдавия, Дагыстан, Удмуртия, Башкортостан, Чувашиядән килгән 500дән артык артист катнашты. Шулай ук Казан, Алабуга, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама һәм Чаллыдан килүче балалар да игътибардан читтә калмады. Бу юлы Гран-прига килгән кунаклар лаек дип табылды. Кубок белән дипломны Казаннан килгән “Лантана” фольклор ансамбленә тапшырдылар. Алтын медаль белән диплом исә Чиләбедән килүче “Рассвет” хореография ансамбленә эләкте.
Чаллылыларның үзләренә килгәндә исә, 13нче балалар музыка мәктәбе солисты Булат Миннәхмәтовка беренче дәрәҗәле лауреат дипломы тапшырылды. Инсаф Хәмидуллин исә икенче дәрәҗәле дипломга лаек дип булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2