^Чаллыда җирле “Бердәм Россия” бүлегенең конференциясе уза
^Чаллыда җирле “Бердәм Россия” бүлегенең конференциясе уза
(Чаллы, 24 март, “Татар-информ”). Иртәгә «КамГЭСЭнергострой» ААҖнең конференцияләр залында Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Чаллы җирле бүлегенең XII хисап-сайлау конференциясе узачак, дип хәбәр итә Чаллы матбугат хезмәте.
Конференциядә бүлекнең 2005 елда эш нәтиҗәләре каралачак, сәяси совет һәм контроль-ревизия комиссиясе, шулай ук “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе территориаль төбәк бүлегенең X чираттан тыш конференциясенә Чаллы җирле бүлегеннән делегатлар сайланачак.