news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда финанс пирамидасының ярты миллиард сум акча урлаган катнашучылары тоткарланган

Ике меңнән артык кешегә китерелгән зыян 564 миллион сумны тәшкил иткән.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда полицейскийлар финанс пирамидасында катнашучы 10 кешене тоткарлаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Бу оешма 2009 елдан 2015 елга кадәр Автошәһәрчек, Уфа, Түбән Новгород, Чиләбе, Екатеринбург, Самара, Тольятти, Төмән, Ижевск һәм Пермь территорияләрендә эшләгән. Ике меңнән артык кешегә китерелгән зыян 564 миллион сумны тәшкил иткән.

Начар ниятлеләр  кешеләргә акчаларын югары процентка салырга тәкъдим иткәннәр, ә аларга алмашка вексельләр биргәннәр.

Финанс төркеме оештыру факты буенча җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot