Чаллыда балык ашы фестивале үтәчәк
Яңа традициянең башлангычы Чаллы шәһәренең 80 еллыгына багышлана
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Балык ашы көнен уздыру 7 нче август – шәһәрнең туган көненә планлаштырылган. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәрчеләре хәбәр итә.
Бу бәйрәмгә тагын төзүчеләр көнен дә кушачаклар, шуңа күрә аны “Уха фестивале” дип атарга уйлаганнар да. Бәйрәмне ГЭС бистәсендәге Кыңгырау күпере районында оештырачаклар. Төп катнашучылар буларак җәмәгатьчелек туклануы предприятиеләре, балыкчылар катнашачак. Иң тәмле балык ашы пешерүчеләрне һәм килгән кунакларга әлеге ашны үзенчәлекле формада тәкъдим итүчеләрне, әлбәттә инде, җиңүче итеп билгеләячәкләр.
- Су кырыенда яшәп, мондый бәйрәмнән мәхрүм калу – бер дә дөрес булмас иде, - ди бу уңайдан фестивальне оештыручыларның берсе, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев.