news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы студентлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырта

Акция “Татарстанда язгы игелек атналыгы” кысаларында уза

(Чаллы, 21 апрель, “Татар-информ”, Евгений Сироткин). Бүген яшьләрнең “Шәһәр студентлар советы” җирле иҗтимагый оешмасы яшьләр эшләре идарәсе һәм “Нур” яшьләр үзәге белән берлектә Чаллы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бүләкләр җыю буенча хәйрия акциясе үткәрә.
Яшьләрнең “Шәһәр студентлар советы” җирле иҗтимагый оешмасы рәисе, “ТР студентлар лигасы” республика яшьләр иҗтимагый оешмасы вице-президенты Ленар Әхмәтов белдергәнчә, акция Татарстанда күптән түгел башланган “Язгы игелек атналыгы” кысаларында уза. Шәһәр студентлар советы активистлары рәсемле листовкалар таратачак, шул рәвешле Автошәһәрдә яшәүчеләрне акциядә катнашырга өндәячәк.
Бүләкләр җыю һәм тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарының 11 фатирын тәртипкә китерүне үз эченә алган акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы кысаларында уза.
Шәһәр студентлар советы мондый акцияләрне беренче елын гына үткәрми. Өлкәннәр көнендә алар ялгыз яшәүче пенсионерларның өйләрен җыештыра, йорт хуҗалыгында булыша.


news_right_1
news_right_2
news_bot