news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры Сәйфихан Нәфиевне искә алу көне булды

Тантаналы чараларда ИФО һәм Татарстанның вазифаи затлары катнашты

  (Чүпрәле, 22 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Фәизова). Бүген Чүпрәле районында Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры Сәйфихан Нәфиевне искә алу көне уздырылды.

Тантаналы чарада РФ Генераль прокурорының ИФО буенча урынбасары Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Президенты киңәшчесе, ТР ның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков, ЭЭМ вәкилләре һ.б. катнашты.

Чара Сәйфихан Нәфиев Кубогына милли көрәш буенча финал турнирын ачудан башланды. Аннары кунаклар Чүпрәле районы прокуратурасы бинасы янында мемориаль тактага чәчәкләр китерде.

Биредә Сәйфихан Нәфиев адресына җылы сүзләр белән чыгыш ясадылар, республикада хокук тәртибе һәм законлылык урнаштыруда аның зур өлеш кертүен ассызыкладылар. Аерым алганда, РФ Генераль прокурорының ИФО буенча урынбасары Сергей Зайцев, Сәйфихан Нәфиев җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуны кисәтүгә шактый өлеш керткән прокурорларның берсе, дип билгеләп үтте. “Миңа урынбасар вазыйфасында Сәйфихан Нәфиев белән эшләү бәхете тиде һәм зур эш тәҗрибә тупладым. Барыннан да элек ул ышанычлы яклаучы, акыллы, талантлы, гадел, белемле җитәкче иде. Бөек кешене искә алу чаралары уздыру хөрмәткә лаеклы эш”, - диде С.Зайцев.

Илдар Халиков: “Бүгенге чара – республика һәм халык өчен эшләгән бөек кешеләрне искә алу үрнәге. Сәйфихан Нәфиев югары профессиональлеккә ия, юридик яктан белемле, принципаль һәм кешелеклелек сыйфатларына ия иде”, - диде.

Район башлыгы Александр Шадриков, Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиев истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте. Ул белем алган Мочали башлангыч мәктәбе бинасына аның истәлегенә мемориаль такта куелган. Шулай ук Иске Чүпрәле авылында район прокуратурасы бинасы урнашкан үзәк урамнарның берсе аның исемен йөртә. Моннан тыш, Сәйфихан Нәфиев исемендәге премия гамәлгә куелган, аның исемендәге Кубокка милли турнир үткәрелә.

Кунаклар прокуратура бинасында Сәйфихан Нәфиев музей-бүлмәсен ачуда катнашты. Анда Сәйфихан Нәфиев тормышы белән бәйле 100 гә якын эспонат бар.
Аннары кунаклар Ана һәйкәле ачу тантанасында катнаштылар, районның үзәк паркында мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Соңрак Сәйфихан Нәфиев Кубогына милли көрәш буенча турнир финалы тәмамланды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

Искә алу көне район мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте. Анда кунаклар, Сәйфихан Нәфиевнең хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары чыгыш ясады.

Чара кысаларында Чүпрәле коммуналь челтәрләр директоры Рамил Хисамовка, Чүпрәле районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиянең җаваплы секретаре Алевтина Хәлиловага, Россия ЭЭМның Чүпрәле районы бүлеге кизү часте хезмәткәре Радик Хөсәеновка Сәйфихан Нәфиев исемендәге премияләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100