Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүп түгүчеләрнең 30 проценты калдыкларны каты көнкүреш калдыгы полигоннарына илтеп җиткерми
Чүп түгүчеләрнең 30 проценты калдыкларны каты көнкүреш калдыгы полигоннарына илтеп җиткерми
(Казан, 4 октябрь, «Татар–информ», Әнвәр Минһаҗев). Чүп түгүчеләрнең 30 проценты калдыкларны санкцияләнгән саклау урыннарына илтеп җиткерми. Әлеге мәгълүматларны «Татар–информ» агентлыгында узган матбугат конференциясе барышында ТР буенча Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтүе хезмәтенең Технологик һәм экологик күзәтүе идарәсе башлыгы Борис Петров әйтеп узды.
Аның сүзләренә караганда, әлеге кагыйдә бозу белән үз чүпләрен чыгаручы предприятиеләр тотыла. Шулай ук шәхси чүп ташучылар һәм коммуналь хезмәтләр дә еш кына калдыкларын чүп җыю урыннарына илтеп җиткерми. Аерым алганда, күптән түгел «Тасма» заводы тирәсендә ничә еллар чүп түгелгән санкцияләнмәгән зур котлаван ачыкланган. Моңа кадәр әлеге хәлне аңлап була иде әле – полигоннар ял көннәрендә эшләмәгән. Ә хәзер юк, ди Борис Петров. Чүп түгүчеләрнең лицензияләрен туктатуга китерүче еш тикшерүләр башлауны аңлатып, ТР буенча Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтүе хезмәтенең Технологик һәм экологик күзәтү идарәсе башлыгы «бу көндәшлек көрәше түгел, ә гадәти эш”, - дип билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз