(Казан, 21 май, “Татар-информ). Суд приставлары Әлмәттә 3 ирне машинасыз калдырган. Приставларының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә оештырган рейды барышында шулай эшләнгән.
29 машина хуҗасының вакытында штрафлары түләнмәгән булуы билгеле. Рейд вакытында 40 мең сумны 10 кеше урында ук түләгән. Ә 3 машинаны суд приставлары алып ук калган, дип гыйбрәт өчен яза Әлмәт җирле басмасы.