Казанның «Черек күл» паркында инглиз теле буенча дәресләр башланды. Дәресләргә һәркем кушыла ала, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Киләсе дәресләр 7 июльдә 18.30да, 17 июльдә - 11.00дә, ә 28 июльдә 18.30да булачак.
Яхшы һава торышында дәресләр парк амфитеатрында, ә яңгыр яуса, җәйге йортның беренче катында үткәреләчәк.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.