Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чечня Республикасы Башлыгының Татарстандагы вәкиллегенә Әфганстан делегациясе килде
Чечня Республикасы Башлыгының Татарстан Республикасындагы вәкиллегендә Әфганстан Ислам Республикасы делегациясен эшлекле кабул итү булды. Делегацияне Әфганстандагы Россия эшлекле үзәгенең генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин җитәкләде.
Делегация составында шулай ук Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге башкарма директоры Мөхәммәд Йосыф Шинвари, Sediq Mohmand Group of Company президенты Мөхәммәд Хәйдәр Шаик, Jahani Sultanzai Trading Сompany президенты Мухтар Әхмәд Солтани, шулай ук компанияләрнең президентларының киңәшчеләре Фәйзулла Әфган һәм Хасас Малакзай Җәфәр булды.
Сөйләшү барышында яклар Чечня Республикасы белән Әфганстан арасында үзара файдалы товар әйләнешен җайга салу мәсьәләләре турында фикер алышты. Әфганстан ягы Чечня Республикасыннан ашлык, ит, бодай, арпа, үсемлек мае, колбаса һәм он кебек сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен даими рәвештә китерүне оештыру тәкъдиме белән кызыксынуын белдерде.
Сәүдә хезмәттәшлеген оештыруның гамәли аспектларына, шул исәптән логистик схемаларга һәм исәпләү формаларына аерым игътибар бирелде. Яклар шулай ук Чечня Республикасы базарына Әфганстанның традицион товарларын импортлау мөмкинлекләре турында сөйләште.
«Татарстан Республикасы Ислам илләре белән Россия Федерациясе арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен күпер булды. Әфганстан җитәкчелеге Татарстан Хөкүмәте, бигрәк тә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән ышанычлы мөнәсәбәтләрдә. Татарстан халыкара чаралар һәм сөйләшүләр өчен мәйданчык буларак еш кулланыла. Биредә БРИКС саммиты, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы һәм башка бик күп чаралар узды», - диде «Татар-информ» журналистына Рөстәм Хәбибуллин.
Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге башкарма директоры Әфганстан халкы Чечня Республикасы башлыгы, Россия Герое Рамзан Кадыровка бик зур ихтирам белән карый, дип билгеләп үтте.
«Әфганстан халкы катлаулы чор кичерә. Хәзерге вакытта НАТО илләре оккупациясеннән соң илне торгызу эшләре бара. Бу эштә Россия, шул исәптән аның мөселман төбәкләре зур ярдәм күрсәтә. Әфганстан халкы Чечня Республикасы башлыгы, Россия Герое Рамзан Кадыровка бик зур ихтирам белән карый», – диде Мөхәммәд Йосыф Шинвари.
Очрашу нәтиҗәсендә яклар килешү базасын формалаштыру һәм булачак хезмәттәшлекнең параметрларын төгәлләштерү эшен дәвам итү турында килеште. Узган сөйләшүләр Чечня Республикасы һәм Әфганстан эшмәкәрләре арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерүдә мөһим адым булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз