news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллының иң зур һәм заманча мәктәбендә уку өчен гаризалар кабул итә башлыйлар

Чаллының иң зур һәм заманча мәктәбендә уку өчен гаризалар кабул итә башлыйлар

1 июльдән Чаллының 69нчы комплексында төзелә торган яңа мәктәпкә документлар кабул итү башлана. Бу турыда «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

 «1 июль көнне ата-аналарны 9-18 сәгатьтә, 2 июльдә 9:00-14:00 сәгатьтә көтеп калабыз. 4 июльдән башлап, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр, документлар көн саен 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Кирәк булган очракта, без җомга һәм шимбә көннәрен дә кертеп, документларны кабул итү көннәре санын арттырырга әзер», - диде матбугат конференциясендә мәгариф учреждениесе директоры Марс Гафуров.

Яңа мәктәпкә гаризалар кабул итү 42нче мәктәптә (109 нчы кабинет) узачак. Графиктагы үзгәрешләр турында ата-аналар 62нче мәктәбенең «Вконтакте»дагы рәсми төркемендә, шулай ук Телеграм-каналында белә алачак. Мәгариф учреждениесенә гаризалар кабул иткәндә 63, 69 комплекслар халкы өстенлек алачак.

Яңа мәктәпнең проект куәте – 1501 урын. Биредә 780 урынга исәпләнгән актлар залы, 530 урынга исәпләнгән ашханә, ике спорт залы – зур һәм кече, 12 һәм 25 метрлы ике касәсе булган бассейн, китапханә, гардероб булачак. Шулай ук тхэквондо, самбо, шахмат, волейбол, бадминтон, йөзү, 3D модельләштерү секцияләре эшләячәк һәм журналистика түгәрәге дә оештырырга җыеналар.

Мәктәп базасында «Лидер» яшүсмерләр клубы, мәктәп КВН командасы, «Юнармия» патриотик хәрәкәте дә эшләячәк. Театр студиясе һәм мәктәп музеен ачу да планлаштырыла.

Моннан тыш, мәктәп бинасында Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы музыка мәктәбенең филиалы урнашачак, дип хәбәр итә шәһәр хакимиятенең рәсми сайты.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100