news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллының Азатлык мәйданында роликларда бии торган дискотека була

24 августта Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданында фонтан янында «Музыка на закате» (0+) дигән кичә үткәрү планлаштырыла.

Концертта DJ Becks, DJ Bilyalov, DJ Arjuna катнашачак. Өч сәгатьлек программа планлаштырыла. Чара 19: 00 сәгатьтә башлана һәм 22:00 сәгатьтә тәмамлана. Бу турыда «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Әлеге проектны оештыручы Динар Билалов теләге булган һәркемгә биюдә әйләнү өчен роликлы тимераяклар алырга тәкъдим итә. Моның өчен махсус платформа оештырылачак.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100