news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-егетләр мэр Наил Мәһдиевтән акчалата конвертлар алды

Казандагы җыелу пунктына озатканда Чаллыдан мобилизацияләнгән гражданнарга конвертлар һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр тутырылган рюкзаклар тапшырылды. Автокала мэриясе Telegram-каналында шуның фотолары һәм видеосы чыкты.

Бүген Чаллыда «Энергетик» мәдәният сарае яныннан мобилизацияләнгән гражданнарның ике партиясен озаттылар. Аларны озатырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килде.

Хәрбиләргә шәһәр мэры исеменнән 20 мең сум акча салынган конвертлар тапшырдылар, битараф булмаган гражданнар исә беренче чиратта кирәкле әйберләр җыйган иде. Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнар өчен гуманитар ярдәм кабул итә торган сигез мобиль пункт эшли.

Ярдәм чаралары мобилизацияләнгән ир-егетләрнең якыннарына да кагылачак: аларның балаларына һәм гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү (балалар мәктәптә бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк һәм балалар бакчасына бушлай йөриячәк) күздә тотыла. Әлеге чаралар 1 октябрьдән гамәлгә керә.

24 сентябрьдә Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнарның беренче партиясен озаттылар. Алар шулай ук шәһәр мэрыннан акчалата конвертлар алды. Автокаладан барлыгы 1200 кешене (шуларның 90ы – офицерлар) озатачаклар.

Искәртеп узабыз: Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Мобилизация резервтагы 300 мең кешегә кагылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100