Украинада махсус операция вакытында Чаллыдан 22 яшьлек контракт белән хезмәт итүче Илдар Садриев һәлак булган. Егетне бүген җирләячәкләр, дип хәбәр иттеләр Чаллы мэриясенең матбугат хезмәтендә.
Илдар Чаллыда туып үскән. Биредә ул «Механик эшкәртүдә станоклар һәм җиһазлар көйләүче» белгечлеге буенча техник көллиятне тәмамлаган. Берничә ел элек егет контракт буенча эшкә китәргә дигән карар кабул иткән.
Мэриянең матбугат хезмәтендә Илдар Садриевның чын саклаучы, патриот икәнлеген, яраткан ул һәм абый кеше булганлыгын билгеләп үттеләр һәм аның гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар.