news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы төзелештә эшләүче егет 18 каттан егылып төшеп үлгән

1 октябрь көнне Чаллыда 21 яшьлек егет төзелә торган торак йортның 18 катыннан егылып төшеп һәлак булган.

Тикшерү версиясе буенча,  фаҗига булырга бер көн алдан бу егет әлеге төзелешкә төрле эшләр башкаручы булып урнашкан, эшкә урнашу рәсмиләштерелмәгән. Егет биеклектә эшләргә тиеш булмаган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

«Төзелеш эшләрен башкарганда иминлек кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә.

Татарстан Републикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Чаллының күзәтчелек ведомствосы хезмәтне саклау турындагы законның үтәлешен тикшерә башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100