news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда югалган 13 яшьлек баланы өч тәүлек эзләгәннән соң тапканнар

13 яшьлек укучы малайның югалуы турында хәбәр «Василиса» эзләү-коткару отрядының социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыккан иде.

Малай шимбә көнне, ягъни 21 майда, кичке якта югалган. Бала өеннән чыгып киткән, шул вакыттан бирле аның кайда икәне билгеле булмаган.

Укучы малайны өч тәүлек эзләгәннәр. Аны бүген көннең икенче яртысында тапканнар. Үсмер исән. Агентлык мәгълүматлары буенча, бала Киров өлкәсендә табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100