news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яңа «акыллы» заводка эшчеләр җыя башладылар

Чаллыда яңа «акыллы» заводка эшчеләр җыя башладылар
"Шәһри Чаллы"

Чаллыда «Haier» предприятиесенә эшкә дустыңны чакыр һәм 10 мең сум акча ал. Кытай компаниясе әнә шундый үзенчәлекле алым белән Чаллыда сафка басачак «акыллы» заводка эшчеләр җыя башлады. Тик әлеге программадан компаниядә эшләүче хезмәткәрләр генә файдалана ала.

Булачак заводка, нигездә, бригадирлар, төрле җиһазларны көйләүчеләр, слесарь-ремонтчылар, электромонтерлар, КИПИА көйләүчеләре, эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр һ.б.лар кирәк. Барлыгы 800дән артык эш урыны бар. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасында хәбәр ителә.

Киләчәктә биредә суыткыч җиһазлар җитештереләчәк. Әлеге инвестпроект Чаллыга икътисадына 4,5 млрд сум акча җәлеп итәр дип фаразлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100