news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда тугыз катлы йортта чыккан янгында ике яшүсмер зыян күргән

Чаллының Мәскәү проспектындагы күп катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр иртәнге уннар тирәсендә янгын сагы буенча 101 номерына килә.

Торак йортның сигезенче катында сигез квадрат метр мәйданда әйберләргә һәм йорт җиһазларына ут капкан. Берничә минуттан янгын урынына янгын сүндерүчеләр килгән һәм утны сүндергән.

Янгында 18 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз зыян күргән. Госпожнадзор хезмәткәрләре янгынның сәбәпләрен ачыклый дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100