news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда төнлә торак йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгатылган

Төнлә Чаллыда торак йортта газ шартлау вакыйгасына бәйле рәвештә, Тикшерү комитеты «Үз-үзенә кул салуга җиткерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Төнлә Чаллыда ГЭС бистәсендәге торак йортларның берсендә газ шартлавы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Газ шартлаган фатирда хуҗа кеше генә зыян күргән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Йорт җимерелмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100