news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Татарча стендап» уза

Бүген А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Татарча стендап» узачак. Бу юлы комиклар зур сәхнәдә чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Казан, Чаллы һәм Уфа юмористлары чыгышлары көтелә. Барлык чыгышлар да татар телендә булачак. Шаяртулар көндәлек тормыш, гаилә, эш һәм мөнәсәбәтләр турында булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Чыгыш ясаучылар исемлегендә -ир-ат комиклар гына.

Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot