news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда пенсионерларны бакчаларга бушлай йөртү өчен 20 миллион сум бүлеп биреләчәк

Чаллы шәһәре Советының чираттагы сессиясендә пенсионерларны бакчаларга бушлай йөртү мәсьәлә буенча депутатлар бертавыштан карар кабул итте.

Бу максатка шәһәр бюджетыннан 2023 елда 20 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Узган елларда бу сумма 15 миллион сум иде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

«Махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә шәһәр бюджетының чыгым өлеше артты. Шуңа да карамастын безнең бюджетта социаль мәсьәләләргә өстенлек бирелә. Мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау һәм башка тармакларның эшчәнлеген тәэмин итү буенча йөкләмәләр үтәләчәк», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100