news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы машиналар саны Россиядә иң югары күрсәткеч итеп теркәлгән

Бүген Чаллы хакимиятендә юл йөрү иминлеге буенча ел йомгагы булды. Баш автоинспектор Радий Кадиков белдерүенчә, транспорт күплеге буенча шәһәр күрсәткечләре - Россиядә иң югары.

Быел Чаллыда 230 меңнән артык машина исәпләнә. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 меңгә күбрәк. Транспорт чаралары 1 мең кешегә 431 берәмлекне тәшкил итә. Бу Россиядә иң югары күрсәткеч. Мисал өчен, Мәскәүдә - 386, Татарстанда - 352, Казанда - 362. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

«Саннар алдамый. Игътибар итегез, 171 гектар җирдә ярты миллион кеше яши. Машиналар саны да шактый. Бу бер яктан кешеләрнең матди мөмкинлекләре булуны күрсәтсә, икенче яктан, машиналар арткач юл һәлакәтләре дә арта»- диде шәһәр мэры. .

Баш автоинспектор шәһәрдә электросамокатларда йөрүне алга таба да рөхсәт итмәүне сорады.

Узган ел Чаллыда самокатлар белән юл һәлакәте булмаган. 2021нче елда электросамокатта йөргән 18 яшьлек кызның гомере өзелде. Ул аны прокатка алган булган. Әлмәттә узган ел мондый авариядә 5 бала зыян күргән.

Электросамокатлар буенча шәһәрдә тавыш бирү уздырылган иде.

«Кешеләрнең мәсьәләгә аек каравы сөендерде. Күп кеше Чаллыга электросамокатларны кертмәү яклы булды. Безнең шәһәр, әлбәттә, заман белән бергә атлый. Тик безнең төп бурычыбыз - балаларны саклау», – диде мэр Наил Мәһдиев.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100