news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда коткаручылар шәһәр янындагы урманда адашкан хатын-кызлар компаниясен тапкан

Кичә 16.44 сәгатьтә 112 номерына Чаллы янындагы урманда өч хатын-кыздан торган компаниянең адашуы хакында хәбәр килгән.

Урынга кинологлар белән бергә коткаручыларның кизү сменасы юл тоткан – алар 20 квадрат километрга якын мәйданда урманны тикшергән һәм кичке җиделәр тирәсендә адашкан хатын-кызларга юлыккан. Аларның барысын да урманнан алып чыкканнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100