news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда иң гүзәл туташны сайлаячаклар

1 октябрьдә Чаллының «Кызыл Тау» мәдәният үзәгендә «Чаллы миссы – 2022» бәйгесенә сайлап алу туры үтәчәк.

Анда буйлары 170 см-дан ким булмаган 14-23 яшьлек кызлар катнаша ала. Аларның тышкы кыяфәтен генә түгел, акыл, юмор осталыгын һәм иҗади сәләтләрен дә бәяләячәкләр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

Иң яхшылар бәйгенең финал өлешендә катнашу хокукына ия булачак. Ул 26 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда үтәчәк. Җиңүче «Татарстан миссы – 2023» бәйгесендә катнашу хокукына ия булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100