news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Җәйге кәеф» дип исемләнгән концерт булды

Чаллы шәһәрендә Марат Бибишев исемендәге театр паркында «Җәйге кәеф» дип исемләнгән концерт программасы булды.

Чара барышында ретро-шлягерлар, классик музыканың иң яхшы үрнәкләре, авторлар башкаруында җырлар, шулай ук заманча хитлар яңгырады. Тамашачылар белән җанлы интерактив, ачык флешмобка берәү дә битараф калмады. Котлау сүзе белән Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева чыгыш ясады. бу хакта Чаллы шәһәре рәсми сайтында хәбәр ителә.

Программада Татарстанның атказанган артисты Федор Кузнецов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова, Олеся Шимон, Нияз Хәмәтшин, Александр Петренко, Марсилия, Илнур Фәйзулин, Лия Дәүләтшина катнашты. Чараны Лилия Минһаҗева алып барды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100