news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры хастаханәдә дәваланучы махсус операция катнашучыларының хәлен белеп кайтты

Чаллы мэры хастаханәдә дәваланучы махсус операция катнашучыларының хәлен белеп кайтты
Фото: Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хастаханәдә дәваланучы махсус операция катнашучыларының хәлен белеп кайтты. Очрашу турында шәһәр башлыгы телеграмдагы үзенең каналында сөйләде. Ихлас очрашу булды, диде ул.

«Махсус хәрби операция зонасында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән хәрбиләребез белән очраштым. Ачыктан-ачык сөйләштек һәм аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштык. Безнең хәрбиләргә ярдәм итү турында килештек», – дип язды Мәһдиев.

Ул шулай ук Чаллы табибларына һәм барлык медицина хезмәткәрләренә хәрбиләргә игътибарлы һәм игелекле мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт әйтүен белдерде.

«Мин табибларга зур рәхмәт белдерәм, алар безнең гаскәриләрне дәвалый һәм гадәти тормышка кайтара. Хезмәтегез, катнашуыгыз һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт сезгә!» – дип мөрәҗәгать итте мэр медицина белгечләренә.

Реабилитация узучы хәрбиләр шәһәр башлыгына ярдәме өчен рәхмәт белдерде: Чаллы шефлык белән яхшы ярдәм күрсәтте, ул бик урынлы булды. Моннан тыш, алар дәвалауның сыйфатын, Чаллы табибларының профессиональлеген дә билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казанда РФ Саклану министрлыгының хәрби госпиталендә дәваланучы хәрби хезмәткәрләр янына барганын «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100