news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэры өлешчә мобилизация кысаларында беренче чиратта чакырылучылар турында аңлатты

Чаллы шәһәрендә өлешчә мобилизация кысаларында беренче чиратта 45 яшькә кадәрге солдатлар һәм сержантлар һәм 55 яшькәчә офицерлар чакырылачак. Чаллы Хәрби комиссариаты олы яшьтәге ир-егетләрне дә чакыра, әмма алар хезмәткә алынмаячак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде.

Шәһәр башлыгы белдерүенчә, Чаллыда хезмәткә чакырылу Президент Владимир Путин указы нигезендә башкарылачак.

«Указ һәм норматив документларда өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынучылар турындагы пункт бар. 45 яшькә кадәрге солдат һәм сержантлар, 55 яшькә кадәрге офицерлар хәрби хезмәткә чакырыла. Чакырылыш комиссиясе шушы норматив кысаларында эшләргә тиеш. Хәрби комиссариат 45 һәм 55 яшьтән өлкәнрәкләрне дә чакыра, әмма алар указ буенча хәрби хезмәткә алынмаячак. Хәрби комиссариат эш итә торган критерийлар бар. Чакырылыш комиссиясе дә шулар нигезендә эшләргә тиеш», – дип билгеләде ул.

Наил Мәһдиев сүзләренчә, өлкәнрәк яшьтәге кешеләрне мәгълүматларны чагыштыру өчен һәм хәрби комиссариат эшен киметү өчен, ял көннәрендә генә чакырырга кирәк.

«Без хәрби комиссариатның узган атнада 45 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләрне чакырганын күрдек. Моның кирәге юк. Мин шундый бурыч куйдым: мәгълүматларны тикшерү өчен, хәрби хезмәткә алыну яшеннән өлкәнрәкләрне ял көннәрендә чакырырга кирәк. Президент указы кысаларында эшне төгәл оештырырга кирәк», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100