news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы мэриясе Әдәби ишегалдында эленеп тора торган киемнәр турында аңлатма бирде

Чаллы мэриясе Әдәби ишегалдында эленеп тора торган киемнәр турында аңлатма бирде
Фото социаль челтәрдән

Чаллы шәһәре мэриясе ГЭС бистәсендәге Әдәби ишегалдында төзекләндерү эшләре турында аңлатма бирде. Элегрәк паркның начар хәлдә булуы турында социаль челтәрләр кулланучылары хәбәр итте.

Чаллыда яшәүчеләр сүзләренчә, җәмәгать киңлеген үлән баскан, чүп-чар җыелмый, китаплар өчен куелган киштәләргә киемнәр эленгән.

«Әдәби ишегалды турындагы мәгълүмат тиз арада пабликлар буенча таралды. Әлбәттә, без битараф кала алмадык», - диелә мэриянең рәсми хәбәрендә.

Фотосурәтләрдән күренгәнчә, иртә белән чүп-чар һәм үлән җыелган, шулай ук эскәмияләр һәм фонарьлар буялган, белдерү кәгазьләрен чистартканнар.

Автошәһәр башкарма комитетының Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗанова шулай ук эленгән киемнәр белән бәйле вазгыять турында да аңлатма бирде.

Аның сүзләренчә, башта киштәләрдә букроссинг, ягъни алмашу өчен китаплар урнаштырылырга тиеш булган. Әмма шәһәр халкы киштәләрне икенче бер максатка яраклаштырган.

«Чаллыда яшәүче игелекле кешеләр анда тагын кемгәдер хезмәт итә ала торган киемнәр калдыра. Шулай да без бу башлангычны тулысынча хуплыйбыз, әмма киемнәрне махсус кабул итү пунктларына тапшырырга кирәк», - диде ул.

Скульптура композициясенә килгәндә, климат үзенчәлекләре аркасында ул начар хәлгә килгән. Шуңа күрә шәһәр хакимияте косметик ремонт үткәрү турында карар кабул иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100