Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы балалар бакчасында хәрбиләр өчен ярдәм җыйдылар
Чаллының «Уенчык» №117 балалар бакчасында махсус операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыйдылар.
Хәйрия акциясенә укытучылар, ата-аналар һәм оешмада тәрбияләнүчеләр кушылды.
Алгы сафта кирәкле әйберләр тупланды: шәхси гигиена әйберләре, җылы киемнәр, озак саклана торган азык-төлек, медикаментлар һәм хәрбиләргә кирәк башка нәрсәләр.
Гуманитар йөк Махсус операция ветераннарының шәһәр советы ассоциациясе рәисе Тимур Нусратовка һәм «Барс» хәйрия оешмасы вәкилләренә тапшырылды. Алар хәрбиләрне адреслы ярдәм белән тәэмин итәчәк.
Посылкада балалар ясаган рәсемнәр һәм хатлар аерым урын алып тора. Аларда балалар хәрбиләргә рәхмәт белдергән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус операциягә ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Без катлаулы вакытларның безнең җәмгыятьне берләштерүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз