Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чакырылу вакыты кичектерелгән IT-хезмәткәргә кирәкле документлар исемлеге билгеле
IT-компанияләр һәм элемтә операторларының чакырылыштан кичектерелеп тору хокукы булган хезмәткәрләренә хәрби комиссариатка повестка белән барганда эш урыныннан белешмә дә алып килергә кирәк. Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәрендә шул турыда язылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Моннан тыш, профильле югары белем алу турында диплом; реестрдан IT өлкәдәге эш бирүче-компанияне дәүләт аккредитацияләү турында өземтә булырга тиеш. Өземтәнең компаниянең генераль директоры яки аның вәкаләтле заты тарафыннан раслаган булуы сорала.
Шулай ук эш урыныннан «Хезмәткәрнең ИТ-чишелешләрне ясау, үстерү, кертү һәм эксплуатациядә яки мәгълүмати инфраструктура эшчәнлеген тәэмин итүдә катнашуы турында» белешмә кирәк. Белешмәне генераль директор яки вәкаләтле зат имзалаган булырга тиеш.
Элемтә операторларының чакырылышка кичектерелеп тору таләпләренә туры килгән хезмәткәренә повестка килгән очракта, аларга «хезмәткәрнең аерым элемтә корылмаларының, элемтә чараларының һәм элемтә линияләренең, шулай ук мәгълүмат үзәкләренең тотрыклылыгын, куркынычсызлыгын һәм бөтенлеген тәэмин итүдә катнашуы» турында белешмә кирәк булачак.
IT-компания хезмәткәре кебек үк, элемтә операторында эшләүче хезмәткәрләргә дә эш бирүче белән төзегән хезмәт килешүенең оригиналы яки расланган күчермәсен алып барырга кирәк. Һөнәри югары белем алу турында диплом да кирәк булачак.
Элемтә операторы хезмәткәрләре өчен тагын бер документ – эш бирүчегә элемтә хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек башкару турында бирелгән лицензиянең расланган күчермәсе кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз